Сөю никтер соңлап килде,
Ләкин үтмәгән яшьлек.
Уйларымны, хисләремне
Яулап алды миләшлек.
Сайрый кошлар таң атканда,
Яна күкрәп миләшлек.
Сак белән Сок серләшкәндәй
Миләшлектә сөйләштек.
Уйладым мин миләшлектә
Ялгызым икәнемне.
Яшьлегем дулкыннарында
Яныма килгәнемне.
Сайрый кошлар таң атканда
Яна күкрәп миләшлек.
Сак белән Сок серләшкәндәй
Миләшлектә сөйләштек.
Гомер буе балкып янсын
Без утырткан миләшлек.
Мәңге балкысын, сүнмәсен
Ләззәте бетмәс яшьлек.
Сайрый кошлар таң атканда,
Яна күкрәп миләшлек.
Сак белән Сок серләшкәндәй
Миләшлектә сөйләштек.
Бу җыр Азат Хөсәенов, Фәнүнә Сиражетдинова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 08/08/2025 - 23:55
«
»