Зәңгәр күлдә сары төнбоек
Кайчан карасам да ул боек.
Минем кебек ялгыз булганга
Тора кебек кайнар яшь коеп.
“Газап-сагыш — гомер буена!..” —
Дәвам итәр микән гел шулай?
Гаебем юк синең каршыңда,
Шаһит моңа үзе бер Ходай.
Төнбоекка карап юксынам,
Аңлашмаска сәбәп юк сыман.
Синең шигең керсез йөрәккә
Кадап тора уклы ук сыман.
“Газап-сагыш — гомер буена!..” —
Дәвам итәр микән гел шулай?
Гаебем юк синең каршыңда,
Шаһит моңа үзе бер Ходай.
Күл буена иркәм кил әле,
Төнбоекның хәлен бел әле.
Кил әле, кил әле, көз түгел,
Без бит чәчәктәге гөл әле.
“Газап-сагыш — гомер буена!..” —
Дәвам итәр микән гел шулай?
Гаебем юк синең каршыңда,
Шаһит моңа үзе бер Ходай.