Соңгы язым …

Категория: көе һәм сүзләре

Соңгы язым микән әллә минем,
Торналар да төшә ник әйтми?.
Кил син язым, торналарым белән,
Соңгы язым булма, кирәкми!,
Соңгы язым булма, кирәкми! …

Әйтегезче, торналарым, миңа:
“Кайсы ярга басып калырга?
Җәрәхәтле янган йөрәгемне
Ниди суга, кайда салырга?
Ниди суга, кайда салырга?”

Соңгы язым микән әллә минем,
Торналар да төшә ник әйтми?.
Кил син язым, торналарым белән,
Соңгы язым булма, кирәкми!,
Соңгы язым булма, кирәкми! …

Әгәр язлар килеп, мин булмасам,
Каушама син йөрәк ярсуга.
Чыгарсың син мине искә алып
Торналарым төшкән басуга.
Торналарым төшкән басуга.

Соңгы язым микән әллә минем,
Торналар да төшә ник әйтми?.
Кил син язым, торналарым белән,
Соңгы язым булма, кирәкми!,
Соңгы язым булма, кирәкми! …

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »