Мин көлгәндә — син көлмәдең.
Эндәштем — эндәшмәдең.
Чит каенны барып кочтым,
Шунда да көнләшмәдең.
Назлы чәчәкләрне сөйдем,
Гүзәллекне күрмәдең.
Мин калганмын, син белмәдең,
Биеклеккә үрләдең.
Биеклеккә үрләдең.
Мин сөйгәндә — син сөмәдең,
Белмәдеңме көткәнне?
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк,
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк
Кичерерме үткәнне?
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк,
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк
Кичерерме үткәнне?
Күпме еллар өзелеп көттем,
Нигәдер күренмәдең.
Юлларыңа нурлар сиптем,
Аларга төренмәдең.
Көтмәгәндә кайдан килдең?..
Мин сине танымадым.
Сөю ялкыннарын чәчтең —
Мин дөрләп кабынмадым.
Мин дөрләп кабынмадым.
Мин сөйгәндә — син сөмәдең,
Белмәдеңме көткәнне?
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк,
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк
Кичерерме үткәнне?
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк,
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк
Кичерерме үткәнне?
Мин көлгәндә — син көлмәдең.
Эндәштем — эндәшмәдең.
Назлы чәчәкләрне сөйдем,
Гүзәллекне күрмәдең.
Күпме еллар өзелеп көттем,
Нигәдер күренмәдең.
Көтмәгәндә кайдан килдең?..
Мин сине танымадым.
Танымадым.
Танымадым.
Мин сөйгәндә — син сөмәдең,
Белмәдеңме көткәнне?
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк,
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк
Кичерерме үткәнне?
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк,
Ярсу йөрәк, кайнар йөрәк
Кичерерме үткәнне?