Моңлану (дүртенче вариант)

Синең җырың — минем җырым иде,
Синең язмыш — минем язмышым.
Ул җырларны хәзер ялгыз сузам …
Мин ялгыштым, ахры, мин ялгыштым.

Сине күрми торган чакларымда
Офыкларда иде карашым.
Көпә-көндез бүген кояш батты …
Мин адаштым, ахры, мин адаштым.

Ялгызларны бәхет читләп үтә …
Ничек юатыйм соң (мин) үз-үземне?
Сине түгел бүген, мәхәббәтне
Мин югалттым, ахры, мин югалттым.
Мин югалттым, ахры, мин югалттым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »