Көтмәгәндә

Категория: көе сүзләре

Көтмәгәндә кайдан килдең,
Җилкендереп йөрәгемне?
Мин бит сине очраттым,
Күпме юллар йөресәм дә.

Көтмәгәндә кайдан килдең,
Шомнар салып уйларыма?
Ләйсән булып балкыдың да,
Таралдың син юлларыма.

Көтмәгәндә кайдан килдең,
Шомнар салып уйларыма?
Көтмәгәндә бер моң булып
Мин дә гашыйк булдым сиңа.

Кайдан килдең, кайдан киттең,
Шомнар салып уйларыма?
Ләйсән булып балкыдың да,
Таралдың син юлларыма.

Көтмәгәндә җәйгор булып,
Калктың болыт арасыннан.
Яшен булып яшнәдең дә,
Үттең йөрәк ярасыннан.

Көтмәгәндә кайдан килдең,
Шомнар салып уйларыма?
Көтмәгәндә бер моң булып
Мин дә гашыйк булдым сиңа.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »