Зәңгәр күккә тиеп,
Бакчама ямь биреп,
Өй алдымда үсә куш каен.
Яфрак ярганда да,
Яфрак койганда да,
Серләшәләр икәү көн саен.
Давыл чыкса тузып,
Яңгыр яуса коеп,
Яшь агыза зифа куш каен.
Тәлгәшләрен иеп,
Бер-бересен сөеп,
Назлап яши якын дускаем.
Аяз көндә дә мин,
Кара төнлә дә мин
Юлдаш итәм йөрәк кушканын.
Гелән икәү бергә
Яшәек без җирдә
Гөрләп үскән кебек куш каен.
Добавлено Almaz в ВС, 10/08/2025 - 01:58
«
»