Кара күзләрең

Син ул минем өзелеп сөйгән ярым,
Яратканым, бәгърем, гүзәлем.
Синнән башка көнем көн дә түгел,
Синең өчен өзелә үзәгем.

Сине яратып мин туя алмыйм,
Күз алдымда һәрчак йөзләрең.
Синең көләч матур карашларың,
Онытылмас кара күзләрең.

Тик син генә минем йөрәгемдә,
Башкаларга урын юк анда.
Минем өчен, бары минем өчен,
Син тугансың якты дөньяга.

Сине яратып мин туя алмыйм,
Күз алдымда һәрчак йөзләрең.
Синең көләч матур карашларың,
Онытылмас кара күзләрең.

Минем мәхәббәтем көче ялкын,
Сөю хисе тулы йөрәккә.
Исемеңне кабат, кабат әйтәм,
Син бит минем ярсу йөрәктә.

Сине яратып мин туя алмыйм,
Күз алдымда һәрчак йөзләрең.
Синең көләч матур карашларың,
Онытылмас кара күзләрең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »