Ләйлә

Категория: көе сүзләре

Ничә көн күрәмен бер үк төш:
Чынлап гашыйк булганмын, имеш.
Имеш, онытканмын дөньямны,
Ирекле җырланган җырларны,
Барлык дусларымны.
Чәчәкләрнең өзәм гүзәлен, иң гүзәлен,
Карап туя алмыйм йөзләрең, шул йөзләрең.
Мондый сөю була бер генә,
Әйтче: нигә соң син төш кенә,
Төшем генә?

Күкләрдә булсаң — менеп алырмын,
Диңгез гизеп чагармын —
Син анда дисәләр.
Биек тауга кирәк булса — менәрмен,
Барысын да җиңәрмен,
Син әйт кенә, Ләйлә.
О-о-о-о, ле ле лә Ләйлә,
О-о-о, каян килде бу бәла?
О-о-о-о, ле ле лә Ләйлә,
Көтәм сине генә.

Сизелми баллының баллысы,
Килә тизрәк сине табасы.
Өнемдә башкаларны күрмим,
Төштәге матурымны күзлим,
Төшем белән яшим.
Оныт диләр миңа дусларым. Юк, дусларым,
Чәчкәләрнең иң гүзәлләрен алып тагын,
Көтәрмен кабат, чөнки бүген
Татлы төштә син вәгъдә бирдең,
Киләм дидең.

Күкләрдә булсаң — менеп алырмын,
Диңгез гизеп чагармын —
Син анда дисәләр.
Биек тауга кирәк булса — менәрмен,
Барысын да җиңәрмен,
Син әйт кенә, Ләйлә.
О-о-о-о, ле ле лә Ләйлә,
О-о-о, каян килде бу бәла?
О-о-о-о, ле ле лә Ләйлә,
Көтәм сине генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »