Көт син мине

Категория: көе сүзләре

Көт син мине, иркәм,
Һәр көн иртән,
Өметеңнө өзмә тамчыда.
Озак кайтмый димә,
Янма — көймә,
Керфегеңне яшькә манчыма.
Озак кайтмый димә,
Янма — көймә,
Керфегеңне яшькә манчыма.

Көт син мине, көт син,
Айлар үтсен,
Еллар үтсен, бер үк онытма.
Ялгыз каен кебек,
Башың иеп,
Мин яныңда юкка боекма.
Ялгыз каен кебек,
Башың иеп,
Мин яныңда юкка боекма.

Көт син мине, көт син,
Сабыр ит син
Бер кайтырмын туган өйгә мин.
Ватанымның чиген
Чуак күген
Сизгер саклый синең сөйгәнең.
Ватанымның чиген
Чуак күген
Сизгер саклый синең сөйгәнең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »