Синең нурың (Синең елмаюың)

Категория: көе сүзләре

Кояшта тудың микән,
Йолдызда тордың микән?
Өйгә ай кергәнме дисәм,
Ул синең нурың икән.

Кигәннәрең ал икән,
Гөләп белән пар икән.
Алны уңмый диләр иде,
Халык сүзе хак икән.

Керфекләрең кагасың,
Моңсу гына багасың.
Ай кояштан нурлар ала,
Ә син каян аласың?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.9 (8 голосов)
« »