Тирә-ягы күлләр, чишмәләр,
Болынында чәчәк, җиләкләр.
Чибәр кызлар төшә чишмәгә,
Иңнәренә асып көянтә.
Килдуразым минем, Килдураз,
Туган авылым минем Килдураз.
Исемнәре аның Килдураз,
Бабаем булган минем Ураз.
Төбәктә, Хәлил чабуында
Күкрәп үсә чәчкән бодаең.
Шундый җирне тормыш итәргә
Тапкан аны Ураз бабаем.
Килдуразым минем, Килдураз,
Туган авылым минем Килдураз.
Исемнәре аның Килдураз,
Бабаем булган минем Ураз.
Табигатьнең гүзәл җирендә,
Күркәм авыл, тырыш кешесе,
Үзгәртүләр аны йотмасын,
Килә анда һаман яшисе.
Килдуразым минем, Килдураз,
Туган авылым минем Килдураз.
Исемнәре аның Килдураз,
Бабаем булган минем Ураз.
/ Килдураз (рус. Черки-Кильдура́зы) — Татарстанның Буа районындагы авыл /
