Бәйрәмнәрдә дус-иш байтак,
Кайгыда алар сирәк,
Шуңа да тугры дусларны
Салый белергә кирәк!
Таянырлык дуслар булсын,
Авыр-кыен чакларда,
Гомер елларын үткәндә
Бергә — бергә атларга!
Тогры дуслар терәк булса,
Сагышлар тиз басыла,
Яктырып китә күңелләр,
Күк кабагы ачыла.
Таянырлык дуслар булсын,
Авыр-кыен чакларда,
Гомер елларын үткәндә
Бергә — бергә атларга!
Хәсрәт килсә, ярдәм кулын
Суза тугры дусларың,
Дөньялар китә җылынып,
Хәтта салкын кышларын!
Таянырлык дуслар булсын,
Авыр-кыен чакларда,
Гомер елларын үткәндә
Бергә — бергә атларга!
Варианты песни
Добавлено Almaz в Пнд, 11/08/2025 - 15:54
«
»