Авыр минутларда юаттың,
Сагышларны җилгә тараттың.
Шифа булдың сулган гөлемә,
Пар канатлар куйдың иңемә.
Мәхәббәтең кирәк, бик кирәк,
Күңелемдә бары бер теләк:
Матур үтик тормыш юлларын, юлларын,
Тигез яшәп гомер елларын.
Сөенерләр якын дус-ишләр,
Көнләшкәннәр, белмим, ни эшләр?
Бергә барыйк көзге җилләргә,
Авырлыкны кирәк җиңәргә.
Мәхәббәтең кирәк, бик кирәк,
Күңелемдә бары бер теләк:
Матур үтик тормыш юлларын, юлларын,
Тигез яшәп гомер елларын.
Ышанам мин сиңа, бәхетем,
Язмыш кошым — чая бөркетем.
Бергә кайтыйк яшьлек язына,
Иркәләнеп сөю назына.
Мәхәббәтең кирәк, бик кирәк,
Күңелемдә бары бер теләк:
Матур үтик тормыш юлларын, юлларын,
Тигез яшәп гомер елларын,
Тигез яшәп гомер елларын.
