Суларыңда синең йөзә
төркемләп төрле балык,
Ярларыңда синең яши —
моңга бай, матур халык.
Авылым буйлап Пиана,
ага өйләрне санап,
Пиана, Пиана
синсез йөрәгем яна.
Син агасың борыла-борыла,
ярларың — яшел чирәм,
Авылыма кайткан көнне
синең ярыңа киләм.
Авылым буйлап Пиана,
ага өйләрне санап,
Пиана, Пиана
синсез йөрәгем яна.
Балачакта ярларыңда
кармакка балык тоттым,
Дусларыма җырлар өчен
матур көеңне оттым.
Авылым буйлап Пиана,
ага өйләрне санап,
Пиана, Пиана
синсез йөрәгем яна.
Бу җыр Изге Ай репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 12/08/2025 - 14:37
«
»