Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман

Категория: көе һәм сүзләре

Юлга чыгам, үткәннәргә,
Туган якка кайтып барганда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.

Ерак калды яшьлек таңым
Туган якта, яшел аланда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.

Кире кайтам бала чакка
Ләйсән яңгыр җиргә яуганда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.

Туган якны кош та сагына,
Канатлары җилгә талганда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.
Сандугачлар сайрый күнелемдә һаман —
Яшьлегемне искә алганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »