Юньсез бала

Категория: көе һәм сүзләре

Кичер, кичер мине, әнкәй, инде күптән
Күрешелмәгән, бардыр миңа үпкәң.
Үстердем, дисеңдер, юньсез бала,
Син гаепсез, узмыш юк язмышка.

Юньсез балаң калган ике юл чатында,
Ничек, әнкәй, дөрес юлларны сайларга?
Сабый бала булып яннарыңда
Уянасы иде таңнарда.

Төштә күрдем, әнкәй, картайгансың,
Минем өчен, беләм, борчыласың.
Җыерчыклар артса да йөзеңдә,
Минем өчен мәңе яшь калырсың.

Юньсез балаң калган ике юл чатында,
Ничек, әнкәй, дөрес юлларны сайларга?
Сабый бала булып яннарыңда
Уянасы иде таңнарда.

Кайтып киләм, әни, яннарыңа,
Көтәсеңдер карап олы юлга.
Һәр төн озын гомер телим сиңа,
Иң бәхетле көннәр әле алда.

Юньсез балаң калган ике юл чатында,
Ничек, әнкәй, дөрес юлларны сайларга?
Сабый бала булып яннарыңда
Уянасы иде таңнарда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »