Үз өемнең бикле капкасы

Чишмә юлын, әнкәй, яңгыр юган,
Әткәй эзен карлар каплаган.
Үз өемә кайтып керә алмыйм,
Керә алмыйм бикле капкадан.

Әткәй-әнкәй мәңге онытылмый,
Нинди генә җилләр какмасын.
Ничәнче кат инде ачып керәм
Үз өемнең бикле капкасын.

Ишетелмәс инде әткәемнең
Җырлый-җырлый печән чапканы.
Кабатланмас газиз әнкәемнең
Төннәрен юрган япканы.

Әткәй-әнкәй мәңге онытылмый,
Нинди генә җилләр какмасын.
Ничәнче кат инде ачып керәм
Үз өемнең бикле капкасын.

Кайткан саен саг(ы)нып кулга алам
Әткәй-әнкәемнең сүрәтен.
Күкрәгемә кысып кочар идем,
Өзгәләнәм, килә күрәсем.

Әткәй-әнкәй мәңге онытылмый,
Нинди генә җилләр какмасын.
Ничәнче кат инде ачып керәм
Үз өемнең бикле капкасын.
Ничәнче кат инде ачып керәм
Үз өемнең бикле капкасын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »