Кабатланмый кеше язмышлары,
Кабатланмый кеше гомере!
Гом(е)рең буе көткән бәхетеңне
Югалтырга җитә бер көне,
Югалтырга җитә бер көне.
Кемнәр исән, кемнәр күптән киткән,
Киткән инде якты дөньядан.
Йөрәк елый кайчак, күкләр елый,
Дус-туганнар китә арадан,
Дус-туганнар китә арадан.
Исәннәрне саклыйк! Үлгәннәрне
Калдырмыйк без изге догадан!
Беркем килми, килми мәңгелеккә,
Бер китәсе без дә дөньядан,
Бер китәсе без дә дөньядан.
Кала ятим, кала балалар да,
Кала ялгыз ата-аналар.
Бер мизгелдә, бары бер мизгелдә,
Челпәрәмә килә язмышлар,
Челпәрәмә килә язмышлар!
Кабатланмый кеше язмышлары,
Кабатланмый кеше гомере!
Гом(е)рең буе көткән бәхетеңне
Югалтырга җитә бер көне,
Югалтырга җитә бер көне.
Гом(е)рең буе көткән бәхетеңне
Югалтырга җитә бер көне,
Югалтырга җитә бер көне…
Кабатланмый кеше язмышлары…
