Әнкәем (җиденче вариант)

Әнкәй, бәгърем, киткән чакларымда
Озатасың болгап кулъяулык.
Минем өчен син — газиз фәрештәм,
Телим сиңа, телим зур саулык!

Татлы йокың бүлеп төннәреңдә,
Борчылмачы, әнкәй, син юкка.
Догаларың яманнардан саклый,
Яннарымда минем син юкта.

Кайтыр юлдан күзен алмый көткән
Әнкәем — иң кадерле кешем.
Улым кайта диеп канатланып,
Каршылыйсың ташлап бар эшең.

Татлы йокың бүлеп төннәреңдә,
Борчылмачы, әнкәй, син юкка.
Догаларың яманнардан саклый,
Яннарымда минем син юкта.

Авыр сүзләр әйтеп кайвакытта
Яраласам сабыр йөрәгең,
Кичер мине, әнкәй, син гафу ит!
Гомер бирдең, бул дип терәгем!

Татлы йокың бүлеп төннәреңдә,
Борчылмачы, әнкәй, син юкка.
Догаларың яманнардан саклый,
Яннарымда минем син юкта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »