Яшьлек ялгышлары

Бишек җырын көйләп,
Биләүләргә биләп,
Үстерә һәр ана баласын.
Ходай тигез бирми,
Ана назын күрми,
Белми бала ятим каласын!

Яшьлек ялгышлары,
Әллә каргышлармы?!
Язмышларның ачы җәзасы!
Гомерләр узмаган,
Үкенечләр калган,
Нишләтергә йөрәк ярасын?!

Онытмыйча син дә,
Мине гел исеңдә
Йөртәсеңдер, газиз әнием!
Күңелең сызланып,
Әле дә сагышланып,
Үтәдер, үтә гомеркәең!

Яшьлек ялгышлары,
Әллә каргышлармы?!
Язмышларның ачы җәзасы!
Гомерләр узмаган,
Үкенечләр калган,
Нишләтергә йөрәк ярасын?!

Гафу сорап, балам,
Мин сиңа ялварам,
Кичер, кичерә алсаң син әгәр.
Үтсә үкенүләр —
Бәлки, җаным түзәр,
Янмас иде йөрәк бу кадәр!

Яшьлек ялгышлары,
Әллә каргышлармы?!
Язмышларның ачы җәзасы!
Гомерләр узмаган,
Үкенечләр калган,
Нишләтергә йөрәк ярасын?!

Улым дип дәшәргә
Күпме теләсәм дә,
Гаеплемен бары мин үзем.
Рөхсәт ит яшәргә,
Әни дип дәшәргә,
Син, әнием, исән чагында!
Син җитмисең минем җаныма!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »