Җил борылсын кирегә

Әй йөгерәм, йөгерәм,
Әй йөгерәм, җитәм дип,
Алҗып туктыйм да үземә:
"Ял ит бераз, җитәр", — дим.
Кайларга ашкынганымны
Белсәләр әгәр җилләр,
Гел каршы исмәсләр иде,
Ашыкма, диеп, җүләр.

Хәл җыям да чабам алга,
Ташлап җилгә эшләремне.
Аңласа — аңлар юл гына минем ярсу хәлемне.
Үчекләрме әче телләр, тиңләп мине тилегә,
Туктап артка чигәсем юк, —
Җил борылсын кирегә.
Туктап артка чигәсем юк, —
Җил борылсын кирегә.

Ниләргә талпынганымны
Канатлы кошлар белсә,
Үртәшеп очмаслар иде
Чыр да чыр килеп өстә.
Сорашкан булса болытлар:
"Ник йөгердең болай?" — дип,
Күкрәшеп көлмәсләр иде:
"Бу кыз шашкан бугай", — дип.

Хәл җыям да чабам алга,
Ташлап җилгә эшләремне.
Аңласа — аңлар юл гына минем ярсу хәлемне.
Үчекләрме әче телләр, тиңләп мине тилегә,
Туктап артка чигәсем юк, —
Җил борылсын кирегә.
Туктап артка чигәсем юк, —
Җил борылсын кирегә.

Әй йөгерәм, йөгерәм,
Әй йөгерәм, җитәм дип,
Алҗып туктыйм да үземә:
"Ял ит бераз, җитәр", — дим.
Омтылам шул офыкларга,
Хыялның үзен узып.
Бер барып җитәм җитүен:
Эх, булыр иде кызык.

Хәл җыям да чабам алга,
Ташлап җилгә эшләремне.
Аңласа — аңлар юл гына минем ярсу хәлемне.
Үчекләрме әче телләр, тиңләп мине тилегә,
Туктап артка чигәсем юк, —
Җил борылсын кирегә.
Туктап артка чигәсем юк, —
Җил борылсын кирегә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »