Тормыш юлы җиңел түгел,
Җиде урман үтәсе.
Тирән сулар кичәсе дә
Тау менеп, тау төшәсе.
Гөлләр кирәк үсәргә,
Җилләр кирәк исәргә.
Кабатланмас гомер юлын
Тиңнәр кирәк үтәргә.
Йөзәр өчен сал кирәк,
Сөяр өчен яр кирәк.
Буең бер булулар түгел,
Уең бер булу кирәк.
Гөлләр кирәк үсәргә,
Җилләр кирәк исәргә.
Кабатланмас гомер юлын
Тиңнәр кирәк үтәргә.
Зәңгәр күкне кочарга
Канат кирәк кошларга.
Күңелегезгә ике канат
Булсын димен дусларга.
Гөлләр кирәк үсәргә,
Җилләр кирәк исәргә.
Кабатланмас гомер юлын
Тиңнәр кирәк үтәргә.
Ярты җаным җырыма,
Ярты җаным ярыма.
Җиде кыллы йөрәгемә
Хәсрәт булып кагылма.
Гөлләр кирәк үсәргә,
Җилләр кирәк исәргә.
Кабатланмас гомер юлын
Тиңнәр кирәк үтәргә.
Гөлләр кирәк үсәргә,
Җилләр кирәк исәргә.
Кабатланмас гомер юлын
Тиңнәр кирәк үтәргә…
