Алма

Кулларыңда — яшел алма,
Нигә өздең яшелен?
Күзләреңне яшерсәң дә
Сөясең бит яшерен?
Кулларыңда — сары алма,
Саргайтмасын йөзеңне.
Ташла инде, сакла инде
Саргаюдан үзеңне.

Син үзең дә — сылу алма,
Тулып пешәрсең әле.
Учларыма, кочагыма
Килеп төшәрсең әле.

Кулларыңда — алсу алма,
Бит очларың алланган.
Бит очыңдагы алсулык
Төшә алсу алмадан.
Кулларыңда — кызыл алма,
Бит очларың кызарган.
Кызарганын, оялганын
Яратам мин кызларның.

Син үзең дә — сылу алма,
Тулып пешәрсең әле.
Учларыма, кочагыма
Килеп төшәрсең әле.

Кулларыңда — яшел алма,
Нигә өздең яшелен?
Күзләреңне яшерсәң дә
Сөясең бит яшерен?
Кулларыңда — сары алма,
Саргайтмасын йөзеңне.
Ташла инде, сакла инде
Саргаюдан үзеңне.

Син үзең дә — сылу алма,
Тулып пешәрсең әле.
Учларыма, кочагыма
Килеп төшәрсең әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »