Үзем әни булгач, балаларым тугач,
Нык аңладым әни кадерен.
Еракта, чит якта, дөнья көткән чакта
Искә алам әти хәстәрен.
Бәхетле балачак гел истә калачак,
Рәхмәт сезгә, әти-әнием.
Әлдә әле сез бар, тигез иң матур пар,
Озын гомер сезгә телимен.
Оясында ни бар, очканында шул бар,
Сез бирдегез белем-фәһемне.
Асыл нәсел затым, шуңа нык канатым,
Хәзер күрәм мин үз көнемне.
Бәхетле балачак гел истә калачак,
Рәхмәт сезгә, әти-әнием.
Әлдә әле сез бар, тигез иң матур пар,
Озын гомер сезгә телимен.
Балалар шатлыгын, оныклар шатлыгын
Озак еллар язсын күрергә.
Безгә үрнәк булып, тормыштан ямь табып,
Насыйп булсын бергә яшәргә.
Бәхетле балачак гел истә калачак,
Рәхмәт сезгә, әти-әнием.
Әлдә әле сез бар, тигез иң матур пар,
Озын гомер сезгә телимен.
Рәхмәт сезгә, әти-әнием.
Озын гомер сезгә телимен.
Озын гомер сезгә телимен…
