Җыелганнар дус-туганнар,
Бар да шатлана бүген.
Тәбрик-котлаулар ишетеп
Күтәрелә күңелем.
Мактана дип уйламагыз:
Безгә 45 кенә.
Гөрләтеп яшибез әле,
Барга сөенеп кенә.
Безнең ишнең 45-тә
Уңган, җитез чаклары.
Гаилә корып, ул үстереп,
Үз йортын салган чагы.
Мактана дип уйламагыз:
Безгә 45 кенә.
Гөрләтеп яшибез әле,
Барга сөенеп кенә.
Балаларың, парың янда,
Зарланырга юк сәбәп.
Саулык булса — байлык булыр,
Тагын миңа ни кирәк?
Мактана дип уйламагыз:
Безгә 45 кенә.
Гөрләтеп яшибез әле,
Барга сөенеп кенә.
Гөрләтеп яшибез әле,
Барга сөенеп кенә…
Мактана дип уйламагыз:
Безгә 45 кенә.
Гөрләтеп яшибез әле,
Барга сөенеп кенә.
