Сәфәр чыксам ерак юлга —
Уйлыйм Идел буйларын.
Идел буена әйләнеп
Кайтсын иде юлларым,
Идел буйларына
Кайтсын иде юлларым.
Сәфәр чыксам ерак юлга —
(О)затып кала кырларым.
Туган илдә кала сыман
Җырланасы җырларым,
Илдә кала сыман
Җырланасы җырларым.
Сәфәр чыксам ерак юлга —
Әйләнеп карыйм артка.
Китсәм ерак — яна йөрәк,
Күңелем туган якта,
Китсәм — яна йөрәк,
Күңелем туган якта.
Сәфәр чыксам ерак юлга —
Ил каеннары — юлдаш.
Туган илдә иң нурлы ай,
Анда иң якты кояш,
Илдә иң нурлы ай,
Анда иң якты кояш!
Варианты песни
Бу җыр Филүс Каһиров репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 15/08/2025 - 10:45
«
»
