Әче лимонның әчесен
Тоймыйм инде мин хәзер.
Язмыш борылышларының
Барысына да әзер.
Язмыш алай да карады,
Язмыш болай да карады,
Шатлыктан да, сагыштан да
Йөрәк түзми елады.
Язмыш алай да сынады,
Язмыш болай да сынады.
Бөгелсә дә сыналмады,
Йөрәк түзде, чыдады.
Әче лимонның әчесе
Тоелмый ияләшкәч.
Онытулары авырдыр
Яшь вакытта сөешкәч.
Язмыш алай да карады,
Язмыш болай да карады,
Шатлыктан да, сагыштан да
Йөрәк түзми елады.
Язмыш алай да сынады,
Язмыш болай да сынады.
Бөгелсә дә сыналмады,
Йөрәк түзде, чыдады.
Балдай баллы сүзләр бассын
Лимоннарның әчесен.
Кайгы биреп сыный микән
Ходай сөйгән бәндәсен?
Язмыш алай да карады,
Язмыш болай да карады,
Шатлыктан да, сагыштан да
Йөрәк түзми елады.
Язмыш алай да сынады,
Язмыш болай да сынады.
Бөгелсә дә сыналмады,
Йөрәк түзде, чыдады.
