Әнием (алтынчы вариант)

1.
Йөрәккә дәрт керә,
Тәнемә көч бирә,
Балам диеп, өзелеп,
Һәрвакыт әйткәнең.
Син минем яклаучым,
Беләмен, саклаучым.
Бердәнбер киңәшчем,
Әнием минем.

2.
Тормышлар авыр дип,
Талчыктым ардым, дип.
Зарланып, бер сүз дә
Беркайчан әйтмәдең.
Күп газап кичердең,
Язмышка баш идең.
Син безне үстердең,
Әнием минем.

3.
Гомерем үзды, дип,
Картайдым, туздым, дип.
Сыкранып, сызланып,
Беркайчан әйтмәдең.
Йөрәгең сафлыгы,
Куңелең пакълыгы.
Син һаман яшь кебек,
Әнием минем.

/ https://vkvideo.ru/playlist/145635369_3/video145635369_456247021 /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »