Бәйрәм көтә Казан

1.
Казан, изге Казан,
Якты йөзле Казан,
Безнең алтын бишегебез.
Ишетелә азан,
Кунак көтә Казан,
Ачык безнең ишегебез.

Бергәләп гомер итик
Һәм бәйрәм итик.
Кайнап торсын Казан,
Бөтен дөньясын
Хәйран итик.

Кушымта:
Казан, данлы калам,
Моннан соң да Казан,
Казан, шөһрәт казан.
Казан, данлы калам,
Моннан соң да Казан,
Казан, шөһрәт казан.

2.
Ерактан ук балкый ул,
Мәңге балкып торсын.
Мәңге исән-сау булсын Казан.
Казан, Казан, нурлы Казан,
Җыр-моңлы Казан,
Беркайда да юк мондый Казан.

Кушымта:
Казан, данлы калам,
Моннан соң да Казан,
Казан, шөһрәт казан.
Казан, данлы калам,
Моннан соң да Казан,
Казан, шөһрәт казан.

Голосов пока нет
« »