Нәрсә булды сиңа, дөнья?

Нәрсә булды сиңа, әйт соң, дөнья?
Мал артыннан куа бар халык.
Онытыла нигә яшьлек дуслар,
Онытыла кылган яхшылык?

Алтыннар да кала, көмешләр дә,
Байлык бит ул бары бер көнлек.
Ач күзеңне, күр син: нинди матур дөнья,
Изгелекләр кыл син, изгелек.

Нәрсә булды сиңа, әйт, кешелек?
Байлык йөри бүген иң элек.
Гомер үткәч бар да бездән кала,
Маллар бит ул бары бер көнлек.

Алтыннар да кала, көмешләр дә,
Байлык бит ул бары бер көнлек.
Ач күзеңне, күр син: нинди матур дөнья,
Изгелекләр кыл син, изгелек.

Маллар түгел, изге эшләр калсын,
Исемеңне ташка язырлык.
Күбрәк кылыйк изге гамәлләрне,
Сагынып безне искә алырлык.

Алтыннар да кала, көмешләр дә,
Байлык бит ул бары бер көнлек.
Ач күзеңне, күр син: нинди матур дөнья,
Изгелекләр кыл син, изгелек.
Ач күзеңне, күр син: нинди матур дөнья,
Изгелекләр кыл син, изгелек…
Изгелекләр кыл син, изгелек…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »