Түгәрәк дөнья (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Беренче күрүдә гашыйк булдык бит без,
Таныштык, кавыштык, дөньяга юл ачтык.
Гел бергә, гел бергә булырга сүз бирдек,
Бу матур дөньяда рәхәт безгә бүген.

Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда,
Без бергә булганга кояш та елмая.
Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз,
Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз.

Рәхмәт, әти-әни, без бәхетле бала,
Хәер-фатиханы алып китик юлга.
Төрле чаклар булды, давыллы, буранлы,
Без бергә булганга кайгылар урады.

Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда,
Без бергә булганга кояш та елмая.
Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз,
Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз.

Мәхәббәт мәңге ул, кил, бәгърем, бир кулың,
Шатланып гел бергә үтик гомер юлын.

Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда,
Без бергә булганга кояш та елмая.
Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз,
Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз.

Сыз(ы)лып таң атканда, алтын ай калыкканда,
Без бергә булганга кояш та елмая.
Йолдызларга карап, без бәхет юрыйбыз,
Рәхмәт Ходаема, түгәрәк дөньябыз,
Түгәрәк дөньябыз, түгәрәк дөньябыз..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »