Сина атап җырлар җырлыйм,
Төшләремә керәсең.
Таң җилләре булып назлап
Күңелемә чиртәсең.
Килүеңне беләм, көтәм,
Синдәй ярым булмады.
Яши алмамын бер көн дә,
Йөрәк сине сайлады.
Сайрый-сайрый сандугачлар,
Парлашып ла талларда.
Уйласам да рәхәт була,
Сине бик сагынганда.
Килүеңне беләм, көтәм,
Синдәй ярым булмады.
Яши алмамын бер көн дә,
Йөрәк сине сайлады.
Бары син ул күңелемә
Язлар алып килгәнсең.
Гомерлеккә сөйгән ярым
Син икән, син икәнсең.
Килүеңне беләм, көтәм,
Синдәй ярым булмады.
Яши алмамын бер көн дә,
Йөрәк сине сайлады.
Килүеңне беләм, көтәм,
Синдәй ярым булмады.
Яши алмамын бер көн дә,
Йөрәк сине сайлады.
Яши алмамын бер көн дә,
Йөрәк сине сайлады…
Сайлады…
