Җылы буран

Җылы буран, җылы буран
Бер көчәя, бер тына шул,
Бер көчәя, бер тына.
Әллә ул күкелдә шулай,
Әллә шулай чынында.

Җылы буран, җылы буран —
Гөл чәчәк койган кебек шул,
Гөл чәчәк койган кебек.
Керфегенә сарган карны
Эретермен мин үбеп.

Җылы буран, җылы буран…
Көтәсеңме тынганын шул,
Көтәсеңме тынганын?
Инде үзем буран булдым —
Бик ихтимал соңлавың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »