Кенәрнең урам чатында
Гашыйклар танышкандыр.
Чибәр кызлар өчен монда
Егетләр сугышкандыр,
Егетләр сугышкандыр.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы каннарга сеңгән
Кенәрнең урам чаты.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы үзәккә үткән
Кенәрнең урам чаты,
Ну, шушы Кенәр чаты.
Сыраханә гөрләп торды
Ашханәнең янында.
Ашап-эчеп яшәдек шул
Социализм чорында,
Социализм чорында.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы каннарга сеңгән
Кенәрнең урам чаты.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы үзәккә үткән
Кенәрнең урам чаты,
Ну, шушы Кенәр чаты.
Әүвәл халык эшкә төште,
Эшсезлек бит юк иде.
Хәзер эшләми эчәләр,
Вәт нинди заман килде,
Һай нинди заман килде.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы каннарга сеңгән
Кенәрнең урам чаты.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы үзәккә үткән
Кенәрнең урам чаты,
Ну, шушы Кенәр чаты.
Якты булсын киләчәгең,
Чатың кайгы күрмәсен.
Сәрхүшләр дә айнысыннар,
Яшьләр эчеп йөрмәсен,
Яшьләр эчеп йөрмәсен.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы каннарга сеңгән
Кенәрнең урам чаты.
Һәр авылның, һәр шәһәрнең
Була данлыклы чаты.
Тарихы үзәккә үткән
Кенәрнең урам чаты,
Ну, шушы Кенәр чаты.
Ну, шушы Кенәр чаты…
/ Иске Кенәр, Яңа Кенәр (рус. Старый Кине́р, Новый Кине́р) — Татарстанның Арча районындагы авыллар /
