Соңладың шул

Борылып бер күз дә салмадың
Тилмереп шул бер сүз көткәндә.
Әрнемәс дидеңме йөрәгем,
Ятларга сарылып үткәндә?

Сөям дип бәгырьне телмә әле,
Соңарып хәлләрем белмә әле;
Суынган сап-салкын учакның
Көлләрен туздырып йөрмә әле…

Күкләрне телделәр утлары
Күңелдә яшьнәгән яшеннең…
Хисләрем түгелеп китәр дип,
Йөрәгем түренә яшердем…

Сөям дип бәгырьне телмә әле,
Соңарып хәлләрем белмә әле;
Суынган сап-салкын учакның
Көлләрен туздырып йөрмә әле…

Сизмәдем дисеңме хисләрем,
Ник хәзер йөрисең эзләнеп.
Соңладың кичер дип сорарга,
Күңелем каршына тезләнеп.

Сөям дип бәгырьне телмә әле,
Соңарып хәлләрем белмә әле;
Суынган сап-салкын учакның
Көлләрен туздырып йөрмә әле…
Суынган сап-салкын учакның
Көлләрен туздырып йөрмә әле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »