Ышанасым килми, гафу ит (Гафу ит)

Категория: көе һәм сүзләре

Вакыт күптән үткән,
Үз йомгагын сүткән,
Йөрәк җуйган яра эзләрен.
Хәтирәләр күптән онытылып беткән,
Хәзер килеп нигә эзләдең?

Килми, килми, килми,
Ышанасым килми —
Күзләрең, сүзләрең алдый бит.
Минем хәлләр җилле,
Ничек сиңа — белмим,
Беләсем дә килми, гафу ит.

Таныш түгел саннар
Яңа телефонда,
Һәр бер сүздә өмет сулышы.
Безнең алсу таңнар еракта калганнар,
Уятма син үткән сагышны.

Килми, килми, килми,
Ышанасым килми —
Күзләрең, сүзләрең алдый бит.
Минем хәлләр җилле,
Ничек сиңа — белмим,
Беләсем дә килми, гафу ит.

Җилләр араларда, куйган хаталар да,
Куңелне башка хисләр били.
Тимә яраларга, кагылма саннарга,
Кем үткәннәрдән бәхет эзли?..

Килми, килми, килми,
Ышанасым килми —
Күзләрең, сүзләрең алдый бит.
Минем хәлләр җилле,
Ничек сиңа — белмим,
Беләсем дә килми, гафу ит.

Килми, килми, килми,
Ышанасым килми —
Күзләрең, сүзләрең алдый бит.
Минем хәлләр җилле,
Ничек сиңа — белмим,
Беләсем дә килми, гафу ит.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »