Шомырткаем

Моңаям, ялгыз шомыртым,
Ялгызлар белмәсеннәр.
Ике мәхәббәт утында
Саргая димәсеннәр.

Шомырткаем, нишлим микән,
Буталды шул башкаем.
Берүземә бик ямансу
Икән, сөйгән яркаем.

Киләләр икәү күрергә,
Икесе дә кадерле.
Килсәләр — сиңа сөялеп
Өзәләр бит бәгырьне.

Шомырткаем, нишлим микән,
Буталды шул башкаем.
Берүземә бик ямансу
Икән, сөйгән яркаем.

Бер йөрәкне телгәлимен,
Бир, шомыртым, киңәшең.
Әллә ялгыз калыйм микән,
Өч бәхетсез җан өчен?

Шомырткаем, нишлим микән,
Буталды шул башкаем.
Берүземә бик ямансу
Икән, сөйгән яркаем.

Моңаям, ялгыз шомыртым,
Ялгызлар белмәсеннәр.
Ике мәхәббәт утында
Саргая димәсеннәр.

Шомырткаем, нишлим микән,
Буталды шул башкаем.
Берүземә бик ямансу
Икән, сөйгән яркаем.

Шомырткаем, нишлим микән,
Буталды шул башкаем.
Берүземә бик ямансу
Икән, сөйгән яркаем.
Берүземә бик ямансу
Икән, сөйгән яркаем…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »