Теләкләр

Категория: көе һәм сүзләре

Дөнья алга йөгерә,
Куып тотар кем генә.
Кадерләрен белик тормышның,
Горур чөеп башларны,
Җыермыйча кашларны,
Борма юлын үтик язмышның.

Сезгә изге теләкләр,
Бергә типсен йөрәкләр,
Исәнлектә үтсен бу көннәр.
Хыяллар ташып торсын,
Тормышка ашып торсын,
Тик алда көтсеннәр бәхетләр.

Җил давыллар үтәр ул,
Мәшәкатьләр бетәр ул,
Истә калсын әйдә яхшысы.
Җаннарны җылытырлык,
Йөрәкне эретерлек,
Күңелләрнең булсын яктысы.

Сезгә изге теләкләр,
Бергә типсен йөрәкләр,
Исәнлектә үтсен бу көннәр.
Хыяллар ташып торсын,
Тормышка ашып торсын,
Тик алда көтсеннәр бәхетләр.

Сезгә изге теләкләр,
Бергә типсен йөрәкләр,
Исәнлектә үтсен бу көннәр.
Хыяллар ташып торсын,
Тормышка ашып торсын,
Тик алда көтсеннәр бәхетләр.
Сезгә изге теләкләр,
Бергә типсен йөрәкләр,
Исәнлектә үтсен бу көннәр.
Хыяллар ташып торсын,
Тормышка ашып торсын,
Тик алда көтсеннәр бәхетләр.
Тик алда көтсеннәр бәхетләр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »