Иртәрәк

Категория: көе сүзләре

Тузгытты көз җирән чәчләрең,
Сүрелгәч җәйләрнең кызуы.
Моңаймыйм, зарланмыйм әле мин,
Уф, бу дип гомернең узуы.

Әле күп туасы иртәләр,
Исәсе җилләре иркәләп.
Гомерләр көзенә керергә
Иртәрәк, иртәрәк, иртәрәк.

Гомерләр узсын дип бирелгән,
Тукталып калмавы хәерле.
Бу якты, бу гүзәл дөньяда
Яшәүнең hәр көне кадерле.

Әле күп туасы иртәләр,
Исәсе җилләре иркәләп.
Гомерләр көзенә керергә
Иртәрәк, иртәрәк, иртәрәк.

Язсын дим оныклар сөяргә,
Балалар бәхетен күрергә.
Сагынып-сагынып сөйләрлек,
Гомерне җырларга төрергә.

Әле күп туасы иртәләр,
Исәсе җилләре иркәләп.
Гомерләр көзенә керергә
Иртәрәк, иртәрәк, иртәрәк.
Гомерләр көзенә керергә
Иртәрәк, иртәрәк, иртәрәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »