Яратып кавышкан язлар
Бик еракта артта калганнар
Безнең яшьлекне кабатлап
Үсеп җиткән балалар.
Яшь чагында кадереңне
Белеп бетердем микән?
Үпкәләткән чакларыңда
Гафу үтендем микән?
Тормышның михнәтләренә (авырлыкларына, кыенлыкларына)
Сынмый түзгәнең беләм.
Җаныңны рәнҗетмәдеме
Авыр сүзләрем белән?
Яшь чагында кадереңне
Белеп бетердем микән?
Үпкәләткән чакларыңда
Гафу үтендем микән?
Ак бәхетләр вәгъдә иттем,
Озак көттердем микән?
Яшь чагында кадереңне
Белеп бетердем микән?
Яшь чагында кадереңне
Белеп бетердем микән?
Үпкәләткән чакларыңда
Гафу үтендем микән?
Добавлено Almaz в ЧТ, 28/08/2025 - 01:11
«
»