Юл буенда шат каеннар
Биеп каршы алдылар.
Исән башлар бер кайта шул —
Исәнмесез, каеннар!
Кочагыма томырылды
Каеннарым чайкалып.
Беренче кат күргән кебек
Карап тордым таң калып.
Күрешкәндә күзләр моңсу
Аерылырны уйлап.
Исән башлар бер китә шул
Каенлы юллар буйлап …
Каеннар калды кайрылып,
Соңгы кат күргән кебек.
Юллар озын, гомер кыска
Икәнен белгән кебек!
Тау белән тау түгелбез лә,
Очрашырлар сау башлар.
Ах, таулар да булырбыз без! ..
Таулар очрашалмаслар …
Томан аша үрелеп карый
Тау астында каеннар.
Елап калган нәни сыман
Саубуллышып калдылар …
Кочагыма томырылды
Каеннарым чайкалып.
Беренче кат күргән кебек
Карап тордым таң калып.
Каеннар калды кайрылып,
Соңгы кат күргән кебек.
Юллар озын, гомер кыска
Икәнен белгән кебек!
Томан аша үрелеп карый
Тау астында каеннар.
Елап калган нәни сыман
Саубуллышып калдылар …
Исән башлар бер кайтырлар —
Саубулыгыз, туганнар!