Зәңгәр күз (өченче вариант)

Зәңгәр һава, зәңгәр болыт
Зәңгәрләтә диңгезне;
Зәңгәр һавалардан эзлим,
Бик сагынсам, мин сезне.

Бөд(е)рә чәч, зәңгәр күз лә,
Әйтмәмен, бәгырькәем, авыр сүз.

Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндереп карама;
Зәңгәр күзең, күз карашың
Йөрәгемә кадала.

Бөд(е)рә чәч, зәңгәр күз лә,
Әйтмәм лә бәгырьем, авыр сүз.

Аерылганда (хушлашканда): "Сау бул…” — дидең (диеп),
Карадың күзләремә;
Сөрмәле күз, серле караш,
Ут салды йөрәгемә.

Бөд(е)рә чәч, зәңгәр күз лә,
Әйтмәмен, бәгырькәем, авыр сүз.

Голосов пока нет
« »