Әткәй-әнкәй — пар канатым

Язмыш йөген салып иңнәремә,
Үткән чакта тормыш юлларын,
Җан сөенә, җиңеләя адым,
Белеп янәшәдә сез барын.
Белеп янәшәдә сез барын.

Әткәй-әнкәй — минем пар канатым,
Сез булганга, дөньям түгәрәк.
Иңне иңгә, җанны җанга куеп,
Яшик әле, яшик бергәләп!

Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда, ак юл күрсәтүче
Күңел күзе ул сез икәнсез.
Күңел күзе ул сез икәнсез.

Әткәй-әнкәй — минем пар канатым,
Сез булганга, дөньям түгәрәк.
Иңне иңгә, җанны җанга куеп,
Яшик әле, яшик бергәләп!

Сезгә саулык телим һәр догамда,
Тигез бәхет телим һәрвакыт.
Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,
Карыйм сезгә сөеп, яратып.
Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Әткәй-әнкәй — минем пар канатым,
Сез булганга, дөньям түгәрәк.
Иңне иңгә, җанны җанга куеп,
Яшик әле, яшик бергәләп!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »