Безнең авыл зур булса да
Урамнары тар иде шул;
Тар урамннарны киң итеп
Йөрегән чаклар бар иде.
Тар урамннарны киң итеп
Йөрегән чаклар бар иде.
Без беләкәй чакларда ла
Сикереп мендек атларга шул;
Сикереп мендек, сикереп төштек,
Сер бирмәдек ятларга.
Сикереп мндек, сикереп төштек,
Сер бирмәдек ятларга.
Безнең атлар, пар кашка ла
Басып киләләр ташка шул;
Акылларын сынамыйча
Карама кара кашка.
Акылларын сынамыйча
Карама кара кашка.
Без урамнан үткән чакта
Ачулана агайлар шул;
Ачуланмагыз, агайлар,
Без китәсе малайлар!
Ачуланмагыз, агайлар,
Без китәсе малайлар!
Варианты песни
Бу җыр Фән Вәлиәхмәтов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 28/08/2025 - 03:32
«
»