Бәхет китермәде синең сөю,
Йөрәгемдә калды ярасы.
Җир белән күк арасыдай ерак
Сөю белән сөю арасы.
Яратам дип, зинһар, кабатлама,
Сине сөеп көйде канатым.
Үкенечкә генә калды инде,
Нигә сине шулай яраттым?
Бөтен акылымны әсир итеп,
Күзләреңә генә караттың.
Син бит мине түгел, ә үзеңне
Сине яраткандай яраттың.
Яратам дип, зинһар, кабатлама,
Сине сөеп көйде канатым.
Үкенечкә генә калды инде,
Нигә сине шулай яраттым?
Яратам дип, зинһар, кабатлама,
Сине сөеп көйде канатым.
Үкенечкә генә калды инде,
Нигә сине шулай яраттым?
Үкенечкә генә калды инде,
Нигә сине шулай яраттым?..
Нигә сине шулай яраттым?..
