Моңлы кошчык

Моң йөрәктә туа икән,
Җырлана ул йөрәктән.
Мин зар булдым моңнарыңа,
Күзем алмый тирәктән.

Сандугачкай, моңлы кошчык,
Таңда тыңлап уянам.
Бар хәсрәтем юкка чыга,
Сайравыңа куанам.

Моң батшасы сары кошчык,
Алтын да бит зур булмый.
Сандугачсыз җәе булмый,
Тирәгенә кот кунмый.

Сандугачкай, моңлы кошчык,
Таңда тыңлап уянам.
Бар хәсрәтем юкка чыга,
Сайравыңа куанам.
Җырла кошчык, җырла!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »