Безнең учак

Ерак араларны якыныйтып,
Йөгереп кенә түгел үтәргә.
Сабыр итеп, изге теләк белән
Бары кала сине көтергә.

Яшьлек таңыбызда яккан учак
Ялкынланып яна, туҡтамый.
Шул учактан икебезнең йөрәк
Дөрләп янсын әле сүрелми …

Син еракта, әммә сөюебез
Сүндермичә тота учакны.
Хисләребез ничек көчле булса,
Учак кызу булыр шул чаклы.

Яшьлек таңыбызда яккан учак
Ялкынланып яна, туҡтамый.
Шул учактан икебезнең йөрәк
Дөрләп янсын әле сүрелми …

Баш очыңда якты йолдызың,
Яктырып китсә барыр юлың.
Бел син: безнең учак очкыныннан
Кабынган шәм-йолдызым булыр.

Яшьлек таңыбызда яккан учак
Ялкынланып яна, туҡтамый.
Шул учактан икебезнең йөрәк
Дөрләп янсын әле сүрелми …

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »