Бер алма

Бер алманы икегә
Бүлгән чаклар булды ул,
Гөрелдәшеп йәши — йәши,
Җимешләр күп булды ул:

Үсеп җитте уллар-кызлар —
Бүлдек алманы дүрткә.
Кемгә зур өлеш тигәндер,
Кичермәдек һич үпкә!

Туды безнең оныклар…
Һаман да шул бер алма!
Кечкенәсе — үзкәемә,
Өлешеңнән һич калма!

Үсеп җитте уллар-кызлар —
Бүлдек алманы дүрткә.
Кемгә зур өлеш тигәндер,
Кичермәдек һич үпкә!

Үсте алма-җимешләр
Гөрләп торгач тормышлар!
Язмышларга рәхмәт укыйк,
Тигез булды өлешләр.

Үсеп җитте уллар-кызлар —
Бүлдек алманы дүрткә.
Кемгә зур өлеш тигәндер,
Кичермәдек һич үпкә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »