Әйтелмәгән күпме сүзләрем бар,
Серләрем бар сиңа сөйлисе.
Күңелләрдән яшь чыгарыр… ачы,
Бар җылысы… бар шул төрлесе.
Яраларны сихри җепләр табып,
Их ямыйсы җилләр кермәскә.
Нинди көчләр,нинди тылсым табыйм,
Нечкә күңелемә тимәскә.
Төнге татлы йокылардан калып,
Чуаладыр уйлар йомгагы.
Җан түрендә һаман караңгы төн,
Бәгырь телә… йөрәк яралы.
Яраларны сихри җепләр табып,
Их ямыйсы җилләр кермәскә.
Нинди көчләр,нинди тылсым табыйм,
Нечкә күңелемә тимәскә.
Әйтелмәгән күпме сүзләрем бар,
Серләрем бар сиңа сөйлисе.
Күңелләрдән яшь чыгарыр… ачы,
Бар җылысы… бар шул төрлесе.
Яраларны сихри җепләр табып,
Их ямыйсы җилләр кермәскә.
Нинди көчләр,нинди тылсым табыйм,
Нечкә күңелемә тимәскә.